Улыбызның никах туенда да, кызыбның никах туенда да шушы шигыремне укыдым. Сез дә укыгыз! Һәммәбезнең дә балалары бәхетле булсын иде! Амииин! Кадерле балаларыбыз! Бала бәгырь җимеше дип, Һай, дөрес лә әйтүләре. Уйлата да, елата да Шушы бәгырь җимешләре. Бишекләрдә тибрәтәбез Милли җырлар көйләп кенә. Күкрәк сөтен имезәбез Бәхет, иман теләп кенә. Бер дә елатасы килми, Торсын дибез көлеп кенә. Үчти-үчти иттерәбез Тәпиләрен үбеп кенә. Аяк очында йөрибез Йокласын ла, фәрештәбез. "Безнең патша бит ул" дибез, Пыш-пыш кына сөйләшәбез. Беренче теш, беренче сүз, Тәпи китү - бер могҗиза! Барыбызның баштан узган, Һай, бу гомер, һай тиз уза! Кабатлана икән бар да, Әле генә без - сез идек. Без дә менә сезнең кебек Туй күлмәге, балдак кидек. Япь-яшь идек. Бераз башсыз Дөньябыз бары ал төстә. Туйда әйткән теләкләр дә Бары бүген төште искә... Тыңлагыз әле! "Мәхәббәт ул - хисләр гөле Хөрмәт булса - чәчәк ата. Игътибарны, наз, җылыны Тугърылыкны бик ярата. Ул үстергән ата-ана Уңган-булган килен көтә. "Ир бәхете хатыннан," дип, Матур тормыш өмет итә. "Эштән кайткан чакта улым Җылы ризык көтеп торса. Ирен күргәч киленкәйнең Күзләренә шатлык кунса. Балалары каршысында Әтиләрен гел зурласа. Иптәш-дуслар арасында Тавыш-гауга кубармаса. Улыбызның өс-башлары Үтүкләнгән, чиста булса. Хәлең ничек, кадерлем, дип, Борчылыплар сорап торса, Һәм яратса!" Ничек рәхәт булыр иде Яшәүләре, гомер итү. Гомер йомгагын чуалтмый Шөкер итеп, теләп сүтү... ...Кыз үстергән ата-ана Әйбәт кияү өмет итә. "Кыз бәхете яхшы ир," дип, Аллаһтан сорый кич-иртә. "Сәгатендә эштән кайтса, Гаилә өчен вакыт тапса, Ишектән кергәч хатынын Бер кочаклап үбеп алса. Пешкән ризыктан зарланмый Мактый - мактый авыз итсә. Ярый син бар матурым, дип, Рәхмәт әйтеп зурлый белсә. Чит-ятларга күз атмаса, Хәләл акча алып кайтса. Ничек узды көннәрең, дип, Чын йөрәктән хәл сораса Һәм яратса!" Менә шулай! Ата-ана Бәхет юрый баласына. Төн йокламый бакканына Бәгыре - күзе карасына. Артык берни кирәк түгел, Тик баласын яратсыннар! Явызлыктан, начарлыктан Ялгызлыктан сакласыннар. Уй-фикерләр тәңгәл килеп, Җитәкләшеп атласыннар. Раббым барлыгын онытып Дөрес юлдан язмасыннар! Гөрләп торсын йорт-җиребез Оныкларның авазыннан. Татлыдан - татлы юк диләр, Балаңның ла баласыннан!" Кадерле балаларыбыз! Бүген сезнең никахыгыз Күкләр бирсен фатиханы. Фәрештәләр теләк тели: "Ярат аны! Сакла аны! Улын яраткансың икән Аның гаиләсен хөрмәт ит! Кызын яраткансың икән Аның гаиләсен хөрмәт ит! Шул чагында мәхәббәт тә Ташып торыр йөрәкләрдә! Менә шулай, балакайлар, Без иң изге теләкләрдә! Сез - гел безнең йөрәкләрдә! Онытмагыз! Сезне яратып әти-әниегез. 10.06.22. һәм 26.08.22.

Теги других блогов: продвижение SEO Google