БОРАЙ ярмасыннан вак бәлешләр.(пирожки с полбой) Камыр өчен(для тесто) 🔹100гр.маргарин(минеке Хозяюшка) 🔹150 мл.җылы сөт(тёплого молоко) 🔹150 мл.җылы су(тёплой воды) 🔹20 гр.чи чүпрә(св.дрожжи) 🔹1 аш к.майонез 🔹1 аш к.шикәр комы(сах.песка) 🔹Тоз тәменчә(соль по вкусу) 🔹Он(мука) 1.Эчлек(начинка) 🔹200 гр.борай ярмасы(полба) 🔹600 гр.ит фаршы(мясной фарш) 🔹2 уртача суган(сред.головки лука) 2.Эчлек(начинка) 🔹200 гр.борай ярмасы(полба) 🔹500 гр.ит(мясо) 🔹500 гр.суган(лук) 🔹Кишер теләк буенча(морковь по желанию) 1 эчлекне кичтән әзерләп куям. Ярманы тозлы суга салып йомшарганчы пешерәм, пешкәч салкын суда юып алам. Фаршны сыер маенда кыздырам да ярмага салып болгатам. Суганны үтә күренмәле булганчы кыздырып кушам. 2 эчлек өчен ярманы шулай ук пешереп алам. Итне вак итеп турап, юып куям. Суын саркытмыйм. Суганны вак итеп турап, кишерне эре кыргычтан чыгарып сыер маенда кыздырам. Ярма белән итне бергә кушып болгатам, суган белән кишер кушылмасын өстим, тәменчә тоз, борыч салам. Чүпрәне җылы баллы суда кабартып алам да калган ингредиентларын салып камыр басам. Камырны кабартып тормыйча шунда вак бәлешне ясап мичкә тыгам, өсте кызаргач әзер була. Вак бәлеш өчен фаршлы эчлекне кулланам. Итле эчлекне олы бәлеш итеп ясыйм. Камырны җәеп, өстенә 2нче эчлекне салгач, телемләп сыер мае тезәм дә өстен каплап, бөреп куям. Олы бәлешне 140 градуслы мичкә куеп, ите пешкәнче тотам. Бәлешнең капкачында бөке калдырып карап торырга, һәм ите пешеп җитәрлек итеп әз-әзләп су салып торырга кирәк. Итне алдан пешереп салсаңда була. Мин бу юлы вак бәлеш пешердем. Бик тәмле!!! Затлы, тәмле вак бәлеш, олы бәлешләр белән сыйланып дус, тату яшәгез дусларым!!! Мин үзем белгәнчә һәм гаиләмә ошаганча пешерү рецебын куйдым. Остарак пешерүчеләр үз рецептлары белән бүлешсәләр, мин генә түгел, минем дусларымда кулланып карарлар. Кадрия Ишмурзина.

Теги других блогов: пирожки вак бәлеш БОРАЙ ярмасы